Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Аксубайның яшь җырчылары «Сандугач-Соловей» Халыкара бәйгесендә лауреатлар булдылар

Аксубай балалар сәнгать мәктәбенең вокал бүлегендә тәрбияләнүче кызлар «Сандугач-Соловей» XIII халыкара вокал бәйгесендә уңышлы чыгыш ясадылар һәм уку йортының бүләкләр җыелмасын тулыландырдылар.

Чара Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының халык артисты Винера Ганиева җитәкчелегендә узды.

«Эстрада җырлавы» (вокал-соло) номинациясендә өч катнашучы югары нәтиҗәләргә иреште. Рания Миндубаева һәм София Азабина II дәрәҗә лауреатлар булдылар. III дәрәҗә лауреат итеп Жасмин Нурдинова танылды.

Конкурсантларны укытучы Зәйнәп Фатыйх кызы Салихова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев