Аксубай балалар сәнгать мәктәбендә Халыклар бердәмлеге, хәрби һәм Хезмәт даны елы, шулай ук Яшьләр, бердәмлек һәм игелекле ихтыяр елы ачылышына багышланган бәйрәм концерты булды.
Балалар мәктәбенең музыка, хореография һәм вокал бүлекләре укучылары тамашачыларга бай программа бүләк иттеләр. Сәхнәдән моңлы көйләр яңгырады, алар дәртле биюләр һәм вокал номерлары белән алмашынды.
Чарада Аксубай районы башлыгы Алмаз Мингулов катнашты. Ул педагогларны, укучыларны һәм залда җыелган кешеләрне җылы сәламләде, бетмәс-төкәнмәс иҗади илһам һәм яңа җиңүләр теләде.
Район бәйгесендә һәм чараларында актив катнашканнары өчен иң яхшы тәрбияләнүчеләргә һәм педагогларга район Башлыгының Рәхмәт хатлары, мәдәният бүлеге җитәкчесе грамоталары тапшырылды.
Фото балалар сәнгать мәктәбе архивыннан.
Нет комментариев