Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Мәдәният

Аксубайларча «Күңелле шаярулар»

Иске Ильдеряк авылы мәдәният йортында «Күңелле шаярулар» балалар фольклор коллективларының район фестивале узды.

Район кешеләре өчен ул онытылмаслык вакыйга булды. Бәйрәмдә катнашучылар мәртәбәле кунакларны – Башкарма комитет җитәкчесе Алмаз Мингуловны, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе вәкилләрен каршы алдылар. Очрашу күңелле һәм җылы шартларда узды.

Сәхнәдә Иске Ильдеряк, Иске Ибрай, Иске Үзи, Түбән Баланда, Кече Сөнчәле, Урмандеево һәм Иске Тимошкино авыл мәдәният йортлары фольклор коллективлары чыгыш ясады. Тамашачыларны «Оляпка» халык җыры балалар ансамбле, гитара белән Дмитрий Полященко, Борис Ильин, «Ватан нәрсәдән башлана» сәнгатьле уку район бәйгесендә катнашучылар һәм җиңүчеләр Алия Вәлиуллина, Влада Сулейманова һәм Варвара Иванова үзләренең чыгышлары белән шатландырдылар.

Авыл тамашачылары өчен «Күңелле шаярулар» район фестивале кысаларында район артистларының чыгышы күңелле бүләк булды – алар сәхнәдә ниләр барганын эмоциональ күзәтеп, кызыклы номерлар өчен рәхмәт йөзеннән чын күңелдән алкышладылар.

Республика комиссиясе әгъзалары башкаручыларга, коллективлар җитәкчеләренә иҗатлары өчен рәхмәт белдерделәр һәм югары бәя бирделәр.

– Мәдәният тармагына җәлеп итү яшь буынны тәрбияләүнең нәтиҗәле ысулларының берсе булып тора, – дип билгеләп үттеләр алар. – Сәнгать, интеллектуаль һәм педагогик эчтәлеккә бай мәдәни-ял программалары аңа зур эстетик йогынты ясарга сәләтле. Республика комиссиясе вәкилләре мәдәният хезмәткәрләренә халык традицияләрен саклап калу, буыннар элемтәсен үстерү өчен рәхмәт белдерделәр.

Фото район мәдәният йорты архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев