Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Мәдәният

Аксубайда мәдәният хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр

Район мәдәният йортында Мәдәният хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды.

Залда мәдәният йортлары һәм авыл клублары, музейлар, китапханәләр хезмәткәрләре, халык иҗат коллективлары җитәкчеләре, үзешчән сәнгать коллективларында катнашучылар, тармак ветераннары җыелды. Кешеләргә шатлык һәм яхшы кәеф бүләк итүче белгечләр үзләренең таланты, илһамы, якты тәэсирләре белән аларның тормышын тулыландыралар. Бу хезмәткәрләр бииләр һәм җырлыйлар, чаралар һәм концертлар оештыралар, театраль куелышлар ясыйлар, балаларга һәм олыларга укуга мәхәббәт, үткәннәргә кызыксыну тәрбиялиләр – мәдәнияткә тугрылыклы һәм фидакарь хезмәт итәләр.

Аларга котлау сүзләре белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов мөрәҗәгать итте.

– Сез халык традицияләрен, милли колоритны, мәдәниятне, әхлаклылыкны, безнең районда, бөтен Россиядә булган барлык кыйммәтләрне саклау һәм популярлаштыру буенча гаять зур һәм мөһим эш башкарасыз, – дип билгеләп үтте ул. – Сезнең учреждениеләрегездә тормыш кайнасын өчен, тулы заллар телим.

Район җитәкчесе ТР Мәдәният министрлыгының Мактау грамоталарын мәдәният оешмаларының алдынгы хезмәткәрләренә намуслы хезмәтләре, мәдәниятне үстерүгә керткән өлешләре өчен тапшырды.

Мәдәният үсешенә зур өлеш керткәне, «Татарстан Республикасының мәдәни башкаласы» бәйгесендә актив катнашканы өчен һәм мәдәният хезмәткәрләре көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә иҗат өлкәсе белгечләре район Башкарма комитеты җитәкчесенең һәм мәдәният бүлегенең Мактау грамоталарына һәм Рәхмәт хатларына лаек булдылар.

«Навигатор» Республика яшьләр, инновацион һәм профилактик программалар үзәге директоры Гүзәл Шәрипова, Аксубай газ хезмәте җитәкчесе Александр Мартынов һәм «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Виталий Маркин һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар.

Залда мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр адресына алкышлар тынмады. Бәйрәм программасы якты һәм онытылмас булды. Тармак хезмәткәрләре алдында Казан филармониясеннән вокаль ансамбль, шулай ук үзенең иң яхшы номерлары белән цех буенча район коллегалары чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев