Китапханә бинасы каршындагы мәйданчыкта Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән Татарстан шәһәрләрен үстерү институты конкурсының «Күрше» кышкы сезоны кысаларында «Кар бабй-фест» гаилә пикнигы узды.
Пикник катнашучыларга күп шатлыклар бүләк итте. Күңел ачу программасы балаларны да, өлкәннәрне дә җыйды.
Мәйданчыкта хәрәкәтчән уеннар һәм конкурслар оештырылды, кыш турындагы әкият персонажлары – Кар бабайлар катнашучыларның игътибарын җәлеп итте. Музыка, җырлар тамашачыларга кәеф бүләк итте.
Кышкы тантанага килгән һәркемне коймак һәм кайнар чәй белән сыйладылар. Традицион Кыш бабай белән Кар кызы балалар белән аралаштылар.
Нет комментариев