Аксубай сәнгать мәктәбенең «Буыннар-2026» конкурсында җиңүе
Мәдәният

Аксубай сәнгать мәктәбенең «Буыннар-2026» конкурсында җиңүе

ТР Мәдәният министрлыгы һәм Казан мәдәният идарәсе ярдәмендә узган конкурска якын чит илләрдән катнашучылар җыелды.

90нан артык кешедән торган делегация зур бүләкләр коллекциясе: бер Гран-при, 1 һәм 2 дәрәҗә лауреатларының күпсанлы дипломнары, шулай ук оештыручылардан махсус бүләк алып кайтты.

Бәйгенең иң югары бүләген «Кош кызлары» биюе белән «Фантазия» хореография ансамбле («Радуга» төркеме) яулады. Җитәкче – М.А. Макарова. Бу номер программаның энҗесе булды һәм иң югары бәя алды.

Беренче урынга яшь аксубайлыларның берьюлы сигез эше лаек булды:

Хореография:

  • «Фантазия» – «У речки» биюе (җитәкче М.А. Макарова);
  • «Фантазия» – «Мы едины» биюе (җитәкче М.А. Макарова);
  • «Фантазия» – («Настроение» төркеме) «Во саду гуляли» биюе (җитәкче М.А. Макарова);
  • «Талисман» — «Сенокос» биюе (җит. Р.В. Рыбина, А.Р. Яруллина);
  • «Талисман» — «Деревенские забавы» биюе (җит. Р.В. Рыбина, А.Р. Яруллина);
  • Сафиуллина Руфинә Фазыл кызы (соло) – «Казачка» биюе.

Вокал:

  • «Мечтатели» ансамбле – «Девчата» җыры белән (җит. А.Ф. Краснова).

Икенче урыннар:

  • «Орхидея» — «Лётчицы» биюе (җит. Р.В. Рыбина);
  • «Орхидея» — «В поисках счастья» биюе (җит. Р.В. Рыбина, А.Р. Яруллина);
  • «Фантазия» — «Очраклы очрашу» (җит. М.А Макарова);
  • «Фантазия» – («Настроение») — «Навстречу солнцу» (җит. М.А. Макарова.)

Конкурсны оештыручылар — «Сфорцандо» Төбәк хәйрия иҗтимагый фонды – Аксубай сәнгать мәктәбе делегациясен истәлекле бүләк: музыкаль колонка белән билгеләп үттеләр. Һәрбер яшь катнашучы диплом һәм кубок алды. Җиңүчеләрне әзерләгән педагоглар «Һөнәри осталыклары өчен» Рәхмәт хатларына лаек булдылар.

Фото балалар сәнгать мәктәбе архивыннан.


Нет комментариев