Аксубай районында никрут җырлары яңгырады
Иске Савруш авылы мәдәният йортында «Никрут юрри» чуаш рекрут җырлары Республика фестиваль-бәйгесенең зональ этабы узды.
Никрут җырлары – патша Россиясенең авыр вакытларын, чуаш гаиләләренең улларын рекрутлыкка озаткан вакытларын искә төшерү. Аларда – аерылышу сагышы, ана күз яшьләре, сугышчы өчен горурлык һәм исән-имин әйләнеп кайтуга өмет. Бу көйләр, халыкның ныклыгы символына әверелеп, буыннардан-буыннарга тапшырыла. Фестиваль аларны саклый, яшьләрдә патриотлык тәрбияли һәм үзешчән сәнгатьне хуплый. Безнең авылларда халык җырлары белән армиягә озату традициясе әле дә яши.


Катнашучылар жюри һәм тамашачылар өчен җырлар башкардылар, чыгышлар беркемне дә битараф калдырмады. Бу турыда тулырак – район басмасының киләсе санында һәм aksubayevo.ru сайтында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев