Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Аксубай мәктәпкәчә яшьтәге балалары республика фестивалендә җиңүчеләр булдылар

«Кояшкай» балалар бакчасының «Колокольчик» коллективы «Росток» республика балалар халык иҗаты фестиваль-бәйгесенең төп бүләген яулады.

«Колокольчик» мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбияләнүчеләре — Ралина Абдуллина, Элина Морозова һәм Азалия Хәмитова «Вокал-ансамбльләр» номинациясендә җиңүчеләр булдылар. Бәйге Менделеевскида узды һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланды.

Сайлап алу турларында 500дән артык яшь артист катнашты, ә финалда Менделеевск, Саба, Аксубай һәм Балтач районнарыннан 29 номер тәкъдим ителде. Балалар вокалда, хореографиядә, нәфис сүздә һәм конферанста осталыкларын күрсәттеләр.

Аксубай балалар коллективы бик шәп чыгыш ясады. Кызлар үзләрен ышанычлы тоттылар, сәхнәдә үзләренең артистлык осталыгын һәм сәләтләрен күрсәтә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев