Аксубай китапханәсендә “Хәтерлибез” дигән патриотик АРТ-кичә узды
15 майда китапханә каршындагы BОOkВы яшьләр антикафесы киңлегендә геройлар хәтеренә һәм гаилә кыйммәтләренә багышланган “Хәтерлибез” дип аталган АРТ-кичә узды.
Чара “Сизә алам” бөтенроссия проекты кысаларында “Эх, бу зәңгәр күзләр” кыска метражлы фильмын күрсәтү белән башланып китте.
Кичәнең икенче өлеше Гаилә көненә багышланды һәм “Гаилә барысына да башлангыч” китаплар күргәзмәсен һәм интерактив уенны үз эченә алды.
“Гаилә барысына да башлангыч” китаплар күргәзмәсе кунакларны гаилә традицияләре, тәрбия һәм буыннар арасындагы җылы мөнәсәбәтләр турындагы әдәбият белән таныштырды.
Фото Аксубай үзәк китапханәсе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев