Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Аксубай китапханәсендә татар телендә шигырьләр яңгырады

Үзәк китапханәдә «Татар сүзе» нәфис сүз осталарының район бәйгесе узды.

Ул ”ТРда 2023-2030 елларга Татарстан Республикасының дәүләт телләрен һәм ТРда башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" дәүләт милли программасы кысаларында оештырылды.

Бәйгедә район мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары, Аксубай универсаль технологияләр техникумы шәкертләре, педагоглар һәм китапханәгә актив йөрүчеләр катнашты. Бәйгене ачу тантанасына район башлыгы Камил Гилманов белән бергә Татарстан Республикасы Рәисе идарәсе киңәшчесе Ленар Сабиров та килде.

– Республикада туган телне саклау һәм үстерү буенча күп эшләр эшләнә, – дип билгеләп үтте ул. – Милли программалар кысаларында мондый чаралар үткәрүегез бик кыйммәт.

– Туган телдә шигырьләр укырга килгән шулкадәр баланы күреп шатландым, – дип билгеләп үтте Камил Гилманов. – Туган телеңне һәм үз халкыңның әдәбиятын белү һәм аны кадерләү бик мөһим. Бу кешенең культура дәрәҗәсе турында сөйли.

Бәйге театраль тамаша буларак узды: катнашучылар милли киемнәрдә чыгыш ясадылар, чара музыкаль озату белән барды. Яшь әдәбиятчылар якташ-шагыйрьләр Хәсән Туфан, Рушания Низамова, шулай ук татар шигъриятенең хәзерге заман авторлары һәм классикларының әсәрләрен илһамланып укыдылар. Катнашучылар ике яшь төркемендә өч номинациядә көч сынаштылар.

Нәтиҗәдә, һәр призер бүләк – кыйммәтле китап һәм сертификат алды. Бәйгедә катнашучыларның барсына да шулай ук район җитәкчелегеннән һәм үзәк китапханәдән бүләкләр, балаларны бәйгегә әзерләгән укытучыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Фото : үзәк китапханә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев