Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Аксубай китапханәсендә шигърият көненә багышланган чара узды

Үзәк китапханәдә шигърият көненә багышланган ”Барысын да ташла ... һәм яз!” шигъри дуэль узды.

Шигырь язу бик катлаулы иҗади эш һәм аны һәркем дә булдыра алмый. Шулай да, үзәк китапханәгә йөрүчеләр үзләрен “каләм тибрәтүдә” сынап карыйлар һәм аларның барысы да уңышлы килеп чыга. Александр Артемьев, Роман Шәйхетдинов һәм Дмитрий Полященко дүрт раунд дәвамында шигырь язу осталыгына көч сынаштылар. Һәр раундта аларга 15 минут эчендә тулы мәгънәле шигырь язарга кирәк иде. Алар биремне үтәделәр, шигырьләр тыңлаучыларны шаккатырды.

Дуэль өй эше, гаилә кыйммәтләре, мәхәббәт, рәсем буенча шигырь, тормыш темалары буенча узды. Катнашучыларның иҗади эшләре җанатарларның шәхси тавыш бирү юлы белән бәяләнде.

Дусларына ярдәм итәргә килгән тамашачыларга да күңелсезләнергә туры килмәде, китапханәчеләр алар белән кызыклы интерактив уеннар үткәрделәр.

Дуэль бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Шигырь иҗат итүчеләр үзәк китапханәдән бүләкләр алдылар.

Фото: үзәк китапханә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев