Аксубай үзәк китапханәсенең хезмәт күрсәтү бүлегендә әдәбият буенча Нобель премиясенә лаек булган беренче рус язучысы Иван Алексеевич Бунинның тууына 155 ел тулуга багышланган «Мәңге тере классика» китап күргәзмәсе әзерләнде.
Күргәзмәдә Бунин иҗаты атмосферасына чумарга мөмкинлек бирә торган бик күп басмалар тәкъдим ителгән. Алар арасында «Темные аллеи» хикәяләр җыентыгы, «Жизнь Арсеньева» автобиографик романы, «Митина любовь» хикәяләр җыентыгы, шулай ук «Сочинений в трех томах» кебек әсәрләр аерылып тора.
Күргәзмә 29 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Нет комментариев