Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Минем гаиләм - минем терәгем

Аксубай районыннан контрактчының хатыны гаиләгә ярдәм итү турында сөйләде

Район башлыгы Камил Гилманов «Баламут» позывнойлы контрактчының гаиләсе белән аралашты.

 

Даниилга 26 яшь. Ул узган ел контракт төзегән, махсус хәрби операция зонасына, күпләр кебек үк, йөрәк кушуы буенча, балаларның киләчәге өчен үзе теләп киткән. Чөнки яшь гаиләдә нәни Эмелия үсеп килә.

– Ирем разведчик булып хезмәт иткән һәм хәрби операция башыннан ук илдәге вәзгыятькә тыныч кына карый алмады, махсус хәрби операция зонасына китәргә омтылды. Армиядән соң Даниил полициядә эшләде, аннары төзелеш компаниясенә урнашты, ул бар эшкә дә оста – брусчатка да сала, мунча да төзи ала, – дип сөйли ирекленең җәмәгате Ирина. – Иремнең карарын мин дә, бөтен гаилә дә хупладык, чөнки ул – ир-ат, ул – яклаучы!

Район башлыгы Камил Гилманов, контрактчының үз бурычын ничек үтәве, гаиләсенә нинди ярдәм кирәклеге белән кызыксынды. Хатыны билгеләп үткәнчә, контракт төзүгә үк ире белән аңа социаль яклау бүлегендә нинди түләүләр каралганлыгы һәм гаилә аларны тулы күләмдә алачагы турында аңлатканнар.

Ире неонацистларга каршы көрәшкән вакытта, туганнары аны ялгызын гына калдырмыйлар – Ирина кызы белән Иске Тимошкино авылына әнисе янына күченгән, аның сүзләренә караганда, район башлыгының мобилизация эше буенча ярдәмчесе һәм авыл җирлеге гаилә белән һәрдаим элемтәдә торалар һәм ярдәм итәләр.

– Тиздән кызыбыз балалар бакчасына барырга тиеш, Яр Чаллыда фатир алдык, шәһәргә яшәргә китәчәкбез. Сагынабыз, әлбәттә, мөмкинлек булганда, ирем заданиедә булмаган вакытта видеошалтырату аша аралашабыз. Беренче тапкыр Даниил шулай еракка һәм озакка китте, – дип сөйләде Ирина. – Без мәктәп эскәмиясеннән үк таныш, ул минем янга Иске Тимошкинога велосипедта килә иде, 2022 елда таныштык, кызым әтисен күбрәк фотографияләр буенча белә.

Ир белән хатынны әлегә меңләрчә километрлар аерып тора, әмма алар сугыш бетәр һәм барысы да элеккечә булыр, гаилә бергә булыр һәм барысы да куркыныч төш кебек онытылыр, дип ышаналар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев