Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы

Аксубай укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар туган телдә чыгыш ясадылар

Район мәктәпләрендә һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Туган тел көненә багышланган чаралар циклы узды.

Район мәктәпләрендә һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында

Туган тел көнендә шигырьләр һәм җырлар яңгырады, кайбер мәктәпләрдә Халыклар дуслыгы фестивале үткәрелде. Укучылар туган телләрендә (чуаш, рус, татар телләрендә) чыгыш ясап сәхнә осталыкларын күрсәттеләр.

Шулай ук шигырь сөйләү бәйгесе дә оештырылды. Катнашучылар рус, татар, чуаш шагыйрьләренең Ватан, әниләр, туган якка мәхәббәт турында шигырьләрен укыдылар. Мәктәпләрдә туган тел көненә багышланган «Туган телем – иркә гөлем» КВН интеллектуаль уеннары бик кызыклы үтте.

Бу сыйныфтан тыш чаралар яшь буында туган телгә, милли мәдәнияткә сакчыл караш, башка халыкларның теленә хөрмәт тәрбияләргә тиеш.

Фото: мәгариф бүлеге архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев