Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы

Аксубай районы авыл китапханәсендә Славян язуы һәм мәдәнияте көне билгеләп үтелде

24 май – Славян мәдәнияте көне – мәгърифәт, сүз, рус әдәбияты һәм мәдәнияте бәйрәме.

– Язу һәрвакыт аралашу чарасы, бердәмлек һәм үсеш стимулы булып хезмәт итте, – ди китапханәче Валентина Мадюкова. – Бу көнне изге мәгърифәтчеләр Кирилл һәм Мефодийны хөрмәтлиләр, алар славяннарга бу язуны, без хәзер дә кулланган алфавитны биргәннәр.

Китапханәдә бу истәлекле датага “Русьта изге хәрәкәтчеләр” дип аталган танып белү сәгате әзерләгәннәр.

Очрашуда катнашучыларны славян язуының барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар, балалар әлифбаны булдыручылар бертуган Кирилл һәм Мефодий турында белделәр. Чара ахырында балалар китап һәм уку турында мәкальләрне искә төшерделәр.

Чарага “Әлифба – зирәклеккә баскыч” мәгълүмати күргәзмәсе оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев