Хәсән Туфан шигърияте яңа сыйныф бүлмәсендә яшәячәк
Виталий Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай мәктәбендә тантаналы рәвештә күренекле татар шагыйре һәм язучысы Хәсән Туфанга багышланган тематик сыйныф ачылды.
Быелгы ел татар әдәбияты өчен аерым үзенчәлекле: без әсәрләре милли шигъриятнең алтын фондына кертелгән һәм халкыбыз өчен чын мирас булган бөек сүз остасының тууына 125 ел тулуны билгеләп үтәбез.
Бүлмә ачу – Хәсән Туфан калдырган мәдәни мирасны саклауда һәм буыннарга тапшыруда мөһим адым. Тантаналы ачылышта Хәсән Туфан музей-йорты директоры Тәгъзимә Низамова катнашты. Ул сыйныфка шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән бәйле уникаль экспонатлар бүләк итте, мәктәп укытучыларына күренекле шәхес турындагы хәтерне саклау эшендә бәяләп бетергесез хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Мәктәп директоры Алексей Сударев укучыларны һәм педагогларны әлеге истәлекле вакыйга белән котлады. Бәйрәм Хәсән Туфан шигырьләрен һәм бөек шагыйрьгә багышланган авторлык шигырьләрен уку белән дәвам итте. Актлар залында якташыбыз шигырьләренә иҗат ителгән җырлар яңгырады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев