Укучыларның чираттагы казанышлары турында коллективта канәгатьләнү белән кабул иттеләр.
Унынчы сыйныф укучысы Фәиз Мирҗанов (остазы ТИН укытучысы Марс Бикулов) яшь уйлап табучыларның «Минем кече ватаным» 4 нче республика олимпиадасы җиңүчесе исеменә лаек булды.
Зәлинә Минһаҗова татар теле буенча Халыкара олимпиададан (укытучы Наҗия Мирҗанова) инде икенче тапкыр – җиңүче, ә Алсу Минһаҗова лауреат (педагог Гүзәл Шәрәфетдинова) булып кайтты.
Моңа кадәр Зәлинә алты ел рәттән – татар теле буенча, өч тапкыр татар әдәбияты буенча призер булды.
Нет комментариев