Укучылар белән үткәрелгән чара Әфганстанга багышланды
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Укучылар белән үткәрелгән чара Әфганстанга багышланды

Сөнчәле мәктәбендә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көненә багышланган интерактив уен үткәрделәр.

6-8 сыйныф укучылары өчен директор киңәшчесе «Әфганстанны онытырга ярамый» дип аталган интерактив уен оештырды.

Командаларга бүленеп, балалар ярыш формасында викторина сорауларына җавап бирделәр.

Интерактив уен укучыларның тарихны, хәрби бәрелешләрдә хәлиткеч моментлар һәм операцияләр турында яхшы белүләрен күрсәтте.


Нет комментариев