ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Аксубай районы укытучыларының хезмәтен билгеләп үтте
Бүләкләргә кулланучылар хокукларын яклау буенча ХII Олимпиада призеры да лаек булды.
Аксубай 3нче мәктәбе укучысы Азалия Сафинага Дәүләт алкоголь инспекциясе белгеч-эксперты Ирина Ершова ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов имзалаган Грамотаны тапшырды.
Олимпиаданың беренче ике этабы тестлаштыру һәм эссе язу форматында дистанцион узган.
Онлайн-әңгәмә форматында узган өченче этапны 6000нән артык катнашучы арасыннан 105 катнашучысы узган. Әлеге этапта алты номинациядә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә ситуацион мәсьәләләргә җавап бирү тәкъдим ителгән. Азалия биремнәрне уңышлы үтәгән һәм Олимпиада призерлары арасына кергән.
Жюри составына, республика югары уку йортлары укытучыларыннан тыш, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре дә кергән.
Азалиянең остазы, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Татьяна Удияровага кулланучылар белемнәре системасын үстерүгә өлеш керткән өчен Рәхмәт хаты тапшырылды.
Хатны мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов имзалаган.
Җәүдәт Әхмәтханов имзасы белән Рәхмәт хатларын шулай ук Карасу төп мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Галина Марфуткина һәм мәгариф бүлеге методисты Сергей Чеверикинга да тапшырдылар.
– Кулланучылар тәртибенең нигезләрен белү бүген зур әһәмияткә ия, – дип билгеләп үтте мәгариф бүлеге белгече. – Мәктәп укучылары алган кулланучылар белеме аларга хезмәт күрсәтүләрнең һәм товарларның күптөрлелегендә ориентлашырга, дөрес сайлау ясарга өйрәнергә һәм аларга кулланучылар хокуклары бозылган очракларда ничек эш итә белергә ярдәм итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев