Тимурчылар санитар-экологик икеайлык кысаларында эшли
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Тимурчылар санитар-экологик икеайлык кысаларында эшли

Кәкре Күл урта мәктәбендә тимурчылар хәрәкәте традицияләре яңадан торгызыла.

Биредә балалар һәм яшьләрнең «Беренчеләр хәрәкәте» Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтендә катнашуны конкрет эшләр белән ныгыталар.

Кичә 5 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Маргарита Федорова белән бергә шефлыкка алынган ветеран Галина Ипполитова янына килделәр. Балалар олы яшьтәге хатын-кыз яшәгән йорт ишегалдын һәм территорияне чистартырга ярдәм иттеләр.


Нет комментариев