Сыйныфтан тыш дәресләрне Россия матбугаты көненә багышладылар
Район мәктәпләрендә «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшү» циклы дәресләрендә массакүләм мәгълумат чаралары турында сүз алып бардылар.
Иске Ильдеряк урта мәктәбендә бөтен сыйныфларда да бүгенге заманда басма матбугатның роле турында фикер алыштылар.
1-2 сыйныф укучыларына китаплар, журналлар һәм газета арасындагы аермалар турында сөйләделәр. Аларны «Мурзилка» балалар журналы белән таныштырдылар. Балаларга журнал тарихыннан кызыклы фактлар китерделәр һәм «Мурзилка»ның бер санына күз салырга тәкъдим иттеләр. Балаларга даими басмалар тудыру өстендә нинди белгечләр эшләве турында сөйләделәр.
3-4 сыйныф укучылары белән вакытлы басмаларның төрләре һәм аларның дәүләт тормышында роле турында җентекләп фикер алыштылар. Аларга шулай ук, интернет һәм социаль челтәрләр үсешенә карамастан, кәгазь варианттагы газета-журналларның бүген дә үз әһәмиятләрен югалтмаулары турында фикер алышу мөмкинлеге бирделәр. Дәрес азагында балаларга шәхси газета өчен тема сайларга тәкъдим иттеләр.
5-7 сыйныфлар, «күпләп укучы»ның кем булуын һәм матбугатның төп функцияләре турында белделәр. Шулай ук заманча редакцияләр составы һәм алардагы хезмәткәрләрнең бурычлары турында сөйләделәр. Укучылар сыйныф газетасы макетын эшләделәр, аның өстендә эш киләсе «Мөһим нәрсә турында сөйләшү» дәресенә кадәр дәвам итәчәк.
8-9 сыйныф укучылары Россиядә һәм башка илләрдә массакүләм мәгълумат чаралары тарихын җентекләп карадылар. Моннан тыш, укучыларга матбугат дөреслеген цифрлы чыганаклардан гына түгел, басма чыганаклардан да тикшерү кирәклеге турында искәрттеләр. Аларга шулай ук Россия тарихындагы авыр чорларда, мәсәлән, Бөек Ватан сугышы елларында матбугатның роле турында сөйләделәр. Укучыларны хәрби корреспондент һөнәре һәм аның үзенчәлекләре белән таныштырдылар.
Россия матбугаты көненә багышланган шундый ук дәресне Виталий Тарасов исемендәге Иске Мокшино урта мәктәбендә һәм Иске Тимошкино мәктәбендә дә уздырдылар.
Сыйныф җитәкчеләре укучыларга массакүләм коммуникация чаралары, массакүләм мәгълүмат чараларындагы һөнәрләр һәм вакытлы матбугатны билгеләү турында гына түгел, ә вакытлы матбугатны уку культурасы турында да күзаллау бирүне максат итеп куйдылар.
Мәктәпләрдә дәресләр барышында укучылар беренче Россия газетасының ничек аталуы, Петр 1 Указы буенча «Вѣдомостей» («Ведомости») басмасының беренче саны чыгуы турында белделәр, басма матбугатның хәзерге мәгълүмат киңлегендә роле турында фикер алыштылар.
Барлык сыйныфларда тәкъдим ителгән интерактив биремнәрне үтәделәр, «Заманча дөньяда газета ни өчен кирәк?», «Блогер корреспонденттан нәрсә белән аерыла?» дигән сорауларга җавап бирделәр.
Савгач мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары, җәмгыятьтә үз-үзеңне тоту нормалары кебек үк, җәмәгатьчелек фикерен формалаштыруда басманың мөһим роль уйнавын расладылар.
Сыйныф җитәкчеләре ассызыклаганча, Россия матбугаты көне – журналистларның һәм мөхәррирләрнең генә түгел, корректорларның да, фоторепортерларның да – вакытлы матбугатның барлык хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме.
Балалар заманча социаль челтәрләр һәм интернет-басмаларның, оперативлык һәм аудиториягә киң колач тәкъдим итеп, традицион газета функцияләрен үз өсләренә алуларын, әмма кәгазь варианттагы басмаларның, укучыларга тикшерелгән һәм сыйфатлы мәгълүмат биреп, үз әһәмиятен саклауларын белделәр.
Дәрес азагында укучылар басма матбугатның дөрес мәгълүмат чыганагы гына түгел, ә тарихи хәтерне саклауда, белем һәм кыйммәтләрне киләчәк буыннарга тапшыруда мөһим корал булып хезмәт итүе турында нәтиҗә ясадылар.
Сыйныф газеталарын булдыру барышында укучылар аларның һәркайсының мәдәният, журналистика һәм тулаем җәмгыять үсешенә үз өлешен кертә алуын күрделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев