Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Старт бирелде: бүген Аксубайның унберенче сыйныф укучылары беренче БДИ тапшыра

Аксубайда, Россия Федерациясенең башка төбәкләрендәге кебек үк, унберенче сыйныф укучылары бүген химия, тарих һәм әдәбият буенча бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыра.

Аксубай 3 нче урта мәктәбендә, иртән кеше күп булса да, тыныч һәм дулкынландыргыч иде. Балаларны беренче имтиханга озатырга әти-әниләре, дуслары, укытучылар һәм район мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллина килде.

– Бүген сайланган фәннәр буенча беренче бердәм дәүләт имтиханы уза. 21 чыгарылыш укучысы химиядән, икесе – әдәбияттан һәм 12се тарихтан имтихан тапшыра. Дулкынландыргыч, әлбәттә, әмма без чыгарылыш укучыларыбызның нәтиҗәләре яхшы булыр һәм район абруен күтәрербез дип ышанабыз, – дип билгеләп үтте Рәмзия Сәлих кызы.

– Ел саен безне беренче имтихан сынатмый иде, яхшы нәтиҗәләр бирде, чөнки балалар гадәттә яраткан фәннәрне тапшыралар һәм үз көчләренә ышаналар. Шуңа күрә барысы да яхшы булыр дип өметләнәбез, – дип өстәде 3 нче мәктәп директоры Җәмилә Вәлиева.

Ике Дмитрий – Новичков һәм Полященко, 2 нче һәм 3 нче мәктәп укучылары, имтиханга искиткеч яхшы кәеф белән килүләрен таныдылар. Беренчесе – тарихны, икенчесе химияне тапшыра, берсе Чабаксарга, икенчесе Казанга укырга керергә ниятли. Нинди югары уку йортында белем алуны җыелган баллардан чыгып сайлаячаклар.

Чыгарылыш укучысы Ризван Сабировны имтиханга озатырга дуслары Динар белән Азалия килгән.

– Без бүген борчылмыйбыз әле, – дип җавап бирделәр балалар икесе бергә. – Ә Ризванга уңышлар телибез!

– Бүген безнең Зәринә беренче имтихан тапшыра – химиядән БДИ, барыгызга да уңышлар телим, барысы да яхшы булачак, без сезгә ышанабыз, – диде кызына һәм аның сыйныфташларына Динә Шакирова.

Барлык чыгарылыш укучылары да мәктәптә әзерлек курсларында профиль буенча шөгыльләнүләрен һәм аларны ныклап әзерләүләрен таныдылар, тик кемдер, тагын да ышанычлырак булсын өчен өстәмә репетиторлык алган, кемдер онлайн-курслар сатып алган.

Педагоглар укучыларны тынычландырырга тырыштылар, һәркемне иң мөһиме ашыгырга һәм дулкынланырга кирәкми дип ышандырдылар.

– Әмма үзебез, дөресен генә әйткәндә, укучылар өчен борчылабыз һәм дулкынланабыз. Яхшыга өметләнәбез, чөнки бит алар юкка гына шөгыльләнмәделәр, БДИга әзерләнмәделәр, – дип уртаклашты 3 нче Аксубай мәктәбе директоры урынбасары Марина Әхмәтҗанова. – Бәхет кемгә ничек елмая, нинди вариант эләгә бит. Ләкин без укучыларга ышанабыз һәм аларга уңышлар телибез!

erid: 2Vtzqw6pLty

Көткән вакыт килеп җитте. Сәгать 9.00да чыгарылыш сыйныф укучыларын БДИ уздыру пунктына узарга чакырдылар. Имтихан уздыру пунктында куркынычсызлык чаралары бүген иң югары дәрәҗәдә. Барлык чыгарылыш укучыларына да БДИ уздыру һәм пунктка кертү кагыйдәләре турында алдан ук хәбәр ителгән. Сумкаларны урамда озата баручы янында калдыруны сорадылар. Калган әйберләрне өстәлгә куйдылар. Металл детектор аша бары тик бите ачылган паспорт белән генә үттеләр. Әмма барысын да алдан күреп булмый, балалар балалар инде. Металл детектор балалар өстендә яисә киемендә булган тимер кисәген дә сизә. Кул белән эшли торган металл детекторы белән тикшерделәр – барысы да тыныч, яхшы. Без, хәбәрчеләрне, кыса артына кертмәделәр инде. Тикшерү узган укучыларны БДИ уздыру пункты хезмәткәрләре аудиторияләр буенча алып киттеләр. Имтиханда балаларның үзләре белән бары тик паспорт, авторучка, шешәдә су һәм шоколад гына булачак.

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт сайтында урнаштырылган мәгълүмат буенча, химия буенча имтихан эше 34 биремне үз эченә алган ике өлештән тора. 1 өлештә – 28 бирем, 2 өлештә 6 бирем бар. Химия буенча имтихан эшен башкаруга 3,5 сәгать (210 минут) вакыт бирелә.

Әдәбият буенча имтихан эше ике өлештән тора һәм 11 биремне үз эченә ала. Әдәбият буенча имтихан эшен башкаруга 3 сәгать 55 минут (235 минут) вакыт бирелә.

Тарих буенча имтихан эше ике өлештән тора һәм 21 биремне үз эченә ала: кыска җаваплы 12 биремне һәм җәелдерелгән формадагы җаваплы 9 биремне. Эшне башкаруга 3 сәгать 30 минут (210 минут) вакыт бирелә.

Тарих һәм әдәбият буенча БДИда билгеләнгән минималь балл – 32, химия буенча 36 тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев