Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Сөнчәле мәктәп яны лагеренда үзеңне куркынычсыз тоту вәзгыятен уйнадылар

«Имин тәгәрмәч» чарасында лагерьда ял итүче балалар уен формасында проблемалы ситуацияләрне хәл иттеләр.

Тәрбия буенча директор киңәшчесе Ирина Авдеева һәм тәрбиячеләр җитәкчелегендә балалар төрле шартларда: көнкүрештә һәм урамда, җәмәгать урыннарында, елгада һәм янгын вакытында үз-үзләрен хәвефсез тотуның төп кагыйдәләрен искә төшерделәр.

Боларның барысын да укучылар театральләштерелгән формада күрсәттеләр.

erid: 2Vtzqw6pLty

Аларга гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган ашыгыч хезмәтләрнең номерларын искә төшерергә тәкъдим ителде. Ял итүче балалар дәресләргә күтәренке кәеф белән һәм фантазияләрен эшкә җигеп кушылдылар.

Чарада коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча район башлыгы ярдәмчесе Эльмира Крайнова һәм киңәшчеләрнең муниципаль координаторы Наталия Хәйруллина катнашты.

– Сезнең җәйге каникулларыгыз имин һәм бәхетле узсын, – дигән фатихаларын бирделәр кунаклар ял итүчеләргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев