Савгач мәктәбендә узган җыелыш каникуллар вакытында иминлеккә багышланды
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Савгач мәктәбендә узган җыелыш каникуллар вакытында иминлеккә багышланды

Җыелышның көн тәртибенә каникуллар вакытында балаларның куркынычсызлыгы һәм кагыйдә бозуларны профилактикалау мәсьәләләре кертелде.

Гомуммәктәп ата-аналар җыелышында гаилә иминлеген профилактикалау буенча инспектор Фоат Абдуллин катнашты.

Мәктәп директорлары урынбасарлары һәм киңәшчеләре укучыларның каникуллар вакытында үзләрен куркынычсыз тоту кагыйдәләре турында сөйләсәләр, кунак исә ата-аналарга балигъ булмаганнарның җинаять һәм административ җаваплылыгы турында җиткерде. Директор киңәшчесе Татьяна Романова узган чорга тәрбия эшләре буенча йомгак ясады.

1-9 сыйныфлар җитәкчеләре өченче чиректә укучыларның якынча уку нәтиҗәләре белән чыгыш ясадылар.


Нет комментариев