Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Рус телендә мәктәп студияләренең театр сәнгате һәм шигырь укучылар бәйгесе узды

Аксубайның 3нче урта мәктәбендә китап укучылар һәм театраль куелышлар бәйгесе узды.

Мәктәп театр студияләре репертуары Бөек Ватан сугышы темасына багышланды, бу Ватанны саклаучы елында аеруча әһәмиятле.

Кыска театраль куелышларда яшь актерлар сәхнә осталыгын гына күрсәтеп калмадылар. Балалар үз рольләрен шундый итеп башкардылар ки, әйтерсең лә алар үзләре дә шул дәһшәтле сугышның шаһитлары булдылар һәм спектакльдә гәүдәләндерелгән вәзгыятькә эләктеләр.

– Бүген мәктәп театрларының яшь актерлары талантсыз балалар булмый, дигән гыйбарәне тагын бер кат расладылар, – дип билгеләп үтте, бәйгегә нәтиҗә ясап, жюри рәисе, педагогика ветераны, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Татьяна Титова. – Эксперт комиссиясенә иң яхшыларны билгеләү җиңел булмады.

Балаларны котлап һәм бүләкләр тапшырганда, Татьяна Валентиновна соклану билгесе итеп, аларның һәркайсының кулын кысты.

Шулай да җиңүчеләр билгеләнде, һәм комиссия әгъзаларының фикерләре дә уртак иде.

Нәтиҗәдә 7-12 яшьлекләр арасында урыннар түбәндәгечә билгеләнде:

3 урында – 1нче Аксубай мәктәбе;

2 урында – Сөнчәле мәктәбе;

Түбән Баланда башлангыч мәктәбенең театр төркеме җиңүче дип танылды.

Урта яшь төркемендә:

3 урын 1нче Аксубай мәктәбенең театр студиясенә бирелде;

2 урында – 2нче Аксубай мәктәбе театры;

Җиңүче исеме Иске Ильдеряк урта мәктәбе театрына бирелде.

Иске Тимошкино мәктәбе театр студиясе дә шулай ук театраль сәнгать бәйгесе җиңүчесе булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев