Россия Герое Рәсим Баксиков Аксубай мәктәбендә Батырлык дәресе үткәрде
Аксубайның 2нче мәктәбендә дәреснең төп темасы Ватанны һәм аның традицион кыйммәтләрен тышкы кул сузудан саклау булды.

Өлкән сыйныф укучылары Ватан героен – махсус хәрби операция кысаларында хәрби хәрәкәтләрнең турыдан-туры катнашучысын зур кызыксыну белән тыңладылар. Дәрес барышындагы әңгәмәдән күренгәнчә, Рәсим Баксиков командалык иткән «Алеша» танкы экипажының батырлыгы турында укучылар яхшы белә.
Укытучы ролендә чыгыш ясаучы кунак, махсус хәрби операциянең максатларын һәм аның сәбәпләрен аңлатып, тарих тирәнлегенә кереп китүгә карамастан, дәрес беркемгә дә күңелсез булып тоелмады. 45 минут бер сулышта үтте.

– Безнең һәрберебезнең бөек Россия тарихына катнашы бар. Һәм, минемчә, сез бүген аның киләчәге бары тик сездән генә тора икәнен аңладыгыз. Ә моның өчен инде бүген үк һөнәр сайларга һәм куелган максатка таба борылмыйча гына барырга кирәк. Көннән-көн дәресләргә ныклап әзерләнү, өй эшләрен башкару – шулай ук үзенә күрә батырлык. Ә беләсезме, артиллерия, пушкалар – тоташ математика, физика һәм алгебра ул. Мәсәлән, хәрәкәт итүче дошман танкына эләгү өчен, хәрби хәрәкәтләр театрының тизлеген һәм кисешүен исәпкә алып, аның координаталарын исәпләп чыгарырга өлгерергә кирәк. Шулай булгач, сездән бүген бер генә нәрсә – фәннәрне тирәнтен өйрәнү таләп ителә. Киләчәктә тынычлыкны тәэмин итү өчен. Ә сугышка керер алдыннан курку үзеннән-үзе юкка чыга. Синең артта – Туган ил, анда синең якыннарың булуын искә төшерү, күз алдына китерү дә җитә, ә янәшәдә – сугышчан дуслар, аларның тормышы өчен дә син җавап бирәсең. Ул чагында курку синең ярдәмчеңә әйләнә. Герой булып тумыйлар, Ватан өчен авыр мизгелләрдә герой булалар, – дип ассызыклады танк командиры. – Ләкин сез үзегезне тыныч тормышка әзерләргә тиеш. Ә лаеклы кеше булып үсү һәм Ватанга намус белән хезмәт итү өчен яхшы белем алырга кирәк. Шулай да сез белергә тиеш, Көнбатыш илләре Россияне беркайчан да тынычлыкта калдырмаячак. Безнең бөек державаның җир асты байлыклары алар өчен артык кызыктыргыч. Шулай булгач, балалар, сез – аның булачак яклаучылары. Укыгыз, үз дәүләтегезнең тарихын өйрәнегез. Михаил Ломоносовның «үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк» дигән сүзләрен истә тотыгыз.
Рәсим Баксиков укучыларның сорауларына җавап бирде. Батырлык дәресе очрашу истәлегенә фотога төшү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев