Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Роспотребнадзор белгече Аксубай районы мәктәбендә сәламәтлек дәресе үткәрде

Роспотребнадзор территориаль идарәсенең Аксубай районындагы өлкән белгече Гүзәл Исмәгыйлова мәктәп укучылары белән очрашты.

Иске Тимошкино мәктәбенең бишенче һәм җиденче сыйныф укучылары белән очрашу вакытында белгеч «Санпросвет» коммуникация стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында әңгәмә үткәрде.

– Мин сезгә көн һәм ял режимының роле, тәмәке тартуның зарары һәм сәламәтлек өчен файдалы булмаган башка гадәтләр турында сөйләячәкмен, – дип мөрәҗәгать итте кунак яшүсмерләргә. – Быел Бөтендөнья сәламәтлек көненең девизы булып «Тормышның сәламәт башлануы – имин киләчәкнең нигезе» тора, дип әйтәсем килә.

Роспотребнадзор белгече укучыларга «Санпросвет» агарту проектының юнәлешләре турында хәбәр итте. Кунак ханым фастфудлар белән кирәгеннән артык мавыгуның организмга нинди куркыныч тудыруы һәм гаджетларның сәламәтлек өчен зыянлы булуы турында сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев