Районның гомуми белем бирү оешмаларында “Чиста лагерь” акциясе узды
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Районның гомуми белем бирү оешмаларында “Чиста лагерь” акциясе узды

Районның барлык унөч мәктәп яны лагеренда әлеге чараны “Кайда тәртип, анда уңыш!” дигән девиз астында оештырдылар.

Җәй – бик матур вакыт! Каникуллар башланды һәм күп кенә укучылар үзләре өчен мәктәп яны лагерьларын сайладылар. Алар анда кызыклы, тормыш белән яшиләр. Көн саен аларда яңа вакыйга була. Ә “Чиста лагерь” акциясе кысаларында отрядлар аның территориясен табигый чүп-чардан, корыган ботаклардан чистарттылар, чүп үләннәрен утадылар.

–Җәйге ял – балаларның иҗади үсеше, аларның интеллектын һәм рухи дөньясын баету өчен генә мөмкинлек түгел. Ял, спорт белән шөгыльләнү һәм хезмәт дәресләре баланы тәртипкә китерә, аның фикерләвен һәм хис-кичерешләрен баланслый һәм мөстәкыйльлеккә өйрәтә, – ди муниципаль районның тәрбия буенча кураторы Наталия Хәйруллина. – Мондый акцияләр балаларда чисталыкта һәм тәртиптә яшәргә омтылу формалаштыра.


Нет комментариев