Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Районның авыл мәктәпләрендә «Россия чаңгы юлы – 2025» коллективларның актив катнашуында узды

Авыл белем бирү учреждениеләрендә дә Җиңүнең 80 еллыгына багышланган спорт чаралары узды.

Г.Г. Романов исемендәге Кәкре Күл урта мәктәбендә, Яңа Тимошкино һәм Иске Кыязлы төп мәктәпләрендә бу чара зур спорт бәйрәме буларак уза. Әлеге вакыйгага барысы да әзерләнәләр һәм ярышларда укытучылар да, укучылар да азарт белән катнашалар.

Бу юлы да, һәвакыттагыча, беренче булып финишка иң җитезләр, иң көчлеләр килде. Әмма бәйрәмнең һәр катнашучысы шатлык һәм канәгатьләнү хисләре кичерде – бу көнне кәеф күтәренкелегенә һава торышы да йогынты ясады.

Мондый вакыйгаларда иң мөһиме – җиңү түгел, ә катнашу, табигать кочагында аралашу һәм бер-береңә ярдәм итү мөмкинлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев