Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Район мәктәпләрендә Холокост корбаннарын искә алдылар

Бердәм гамәлләр көне кысаларында Холокост корбаннарын искә алу атнасында район мәктәпләрендә чаралар циклы узды.

Иске Тимошкино һәм Иске Ильдеряк урта мәктәпләрендә муниципаль координатор, ПДН, «Форпост» һәм Мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләре катнашында «Холокост: онытмас өчен белергә» дип аталган Батырлык сәгате узды.

«Холокост – кешелеккә каршы җинаять» презентациясеннән укучылар Холокостның нәрсә икәнен, фашистларның алар басып алган территорияләрдәге ерткычлыгы, Аушвиц, Бухенвальд лагерьлары, шушы лагерьларда һәлак булган балалар турында белделәр.

erid: 2Vtzqw6pLty

Батырлык дәресе бер минутлык тынлык белән тәмамланды.

– Бердәм гамәлләр көннәрендә уздырылган мәгариф-агарту чаралары белем бирү учреждениеләрендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтү елын ача һәм тарихның әлеге коточкыч вакытында һәлак булган миллионлаган кеше турында хәтерне саклауга чакырылган, – дип билгеләп үтте Наталия Хәйруллина. – Бу моңа охшаш вакыйгаларның беркайчан да кабатланмавына нигез булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев