Район мәктәпләрендә «Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит» акциясенең беренче этабы нәтиҗәләрен чыгардылар
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Район мәктәпләрендә «Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит» акциясенең беренче этабы нәтиҗәләрен чыгардылар

Бөтенроссия акциясе ун көн дәвам итте һәм март азагында тәмамланды.

Аксубайның 3 нче мәктәбендә “Мин сәламәтлекне сайлыйм!”, “Тормыш матур, кадерен бел!” темаларына сыйныф сәгатьләре, КДН һәм ПДН, медицина хезмәткәрләре белән очрашулар, 8 - 11 сыйныфлар укучылары арасында волейбол ярышлары, “Наркотикларга – ЮК: иллюзияләр һәм чынбарлык” тренингы узды.

Иске Тимошкино мәктәбендә хокук саклау органнары хезмәткәрләре белән очрашу-диологлар традициягә керде. Очрашу барышында алар наркотик куллану нәтиҗәләре, наркодилерлар корбаны булмау турында сөйлиләр.


Нет комментариев