Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Район мәктәпләрендә Әниләр көненә багышланган бәйрәмнәр узды

Бәйрәмнең өстенлекле форматы булып чыгыш ясаучылар да, әниләр дә яраткан традицион концерт торды.

Мәктәпләрдә узган концертларда балалар, түбән сыйныф укучыларыннан алып, үзләренең якты номерлары белән җырга, биюгә осталыкларын күрсәттеләр, тамашачыларны якты номерлары белән сөендерделәр. Мәктәп театрлары артистлары әниләр өчен беренче күренеш премьераларын әзерләделәр. Мәктәпләрдә һәм техникумда узган бәйрәм концертлары бик озакка хәтердә калачак. Кайбер мәктәпләрдә тиешле темага китап күргәзмәләре оештырылды, әниләргә багышланган викториналар үткәрелде.

«Незабудка» иҗат остаханәсендә түбән сыйныф укучылары үз куллары белән әниләргә котлау открыткалары ясадылар.

«Неповторимые» танып-белү уены кысаларында укучылар күренекле аналар – Россия хатын-кызлары, аларның тарихка, фәнгә һәм мәдәнияткә керткән өлешләре турында белемнәрен арттырдылар. Күпләр «Россия әниләре» онлайн-акциясендә катнаштылар.

Өлкән сыйныф укучылары фотосессия өчен матур кыса әзерләделәр.

Якты бәйрәмгә багышланган чараларны Бердәм гамәлләр көнендә директорлар киңәшчеләре һәм яшьләр хәрәкәтләре активистлары булган укучылар оештырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев