Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Район мәктәбендә яшь армиячеләргә багышланган тантана булды

Иске Тимошкино урта мәктәбендә унҗиде укучы тантаналы рәвештә яшь армиячеләр сафларына керде.

Мәктәптә «Яшь армия» хәрәкәте 2020 елдан алып эшли.

Тантанада хәрәкәт җитәкчесе физик культура укытучысы В.А. Чугунов һәм тәрбия буенча киңәшче Н.В. Яшмурзина катнаштылар.

Иҗтимагый хәрәкәткә керүче һәр сигезенче сыйныф укучысы Ватанга тугры булырга, иптәшләрчә үзара ярдәм традицияләрен үтәргә, көчсезләрне якларга, укуда һәм спортта җиңүләргә омтылырга, геройлар турындагы истәлекне сакларга ант бирделәр.

– Яшь армия — ул физик һәм рухи сәламәтлек, спорт ярышларында, мәдәни чараларда катнашу, үз дәүләтеңнең тарихын өйрәнү,– дип сөйли тәрбия буенча киңәшче Наталья Яшмурзина. – Бу шулай ук – яңа дуслар, яңа тормыш, волонтерлык эшчәнлеге, һәм, ниһаять, виртуаль урынына реаль аралашу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев