Район җитәкчесе өстәмә белем бирү педагоглары белән очрашты
Мәктәптән тыш эшләр үзәге мәйданчыгында Башкарма комитет җитәкчесе төрле юнәлешләрне алып баручы методистлар һәм өстәмә белем бирү педагоглары белән очрашты.
Мәктәптән тыш эшләр үзәге эшчәнлеге белән танышуны Алмаз Мингулов яшь картингчыларның техник түгәрәге-клубыннан башлады. Кунак түгәрәкнең матди базасы торышы белән кызыксынды, кирәк булганда тиешле җиһазлар белән ярдәм итәргә вәгъдә итте.
Очрашу диалог форматында узды.
Мәктәптән тыш үзәк директоры Андрей Егоров коллектив эше турында кыскача хисап белән чыгыш ясады. Чыгыш Аксубай мәктәптән тыш эшләр үзәгенең өстәмә гомуми белем бирү программасы «Россия Федерациясендә мәгариф турында» РФ Законының норматив-хокукый документларына нигезләнеп төзелүен күрсәтүче тиешле слайдлар белән үрелеп барды.
Үзәкнең эшчәнлеген бүген, чыгыштан күренгәнчә, алты юнәлеш буенча 107 педагог алып бара.
Түгәрәк дәресләре 21 мәктәп һәм дүрт балалар бакчасы базасында үткәрелә. Бу уку елында алты юнәлеш буенча: техник, табигый-фәнни, экологик-биологик, физкультура-спорт, туристлык-туган якны өйрәнү, хәрби-патриотик, социаль-гуманитар. Аларда 1815 укучы шөгыльләнә.
Үзәк методистлары Екатерина Васюткина, Евгения Егорова, Татьяна Еремейчук өстәмә белем бирү педагоглары белән мессенджерлар ярдәмендә үзара хезмәттәшлек итәләр һәм ярдәм күрсәтү максатында мәктәпләргә чыгалар.
Евгения Егорова үз чыгышында хәбәр иткәнчә, мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләре ел саен төрле район чараларында: укытучыларның август конференциясендә, Укытучылар көнендә, Әниләр көнендә, Яңа елда, Балаларны яклау көнендә, Сабан туенда һәм Уявта күргәзмәләр оештыралар. Методистлар шулай ук фән олимпиадаларын уздыруга, йомгаклау имтиханнарына җәлеп ителәләр.
Физкультура-спорт юнәлешенә килгәндә, бадминтон, баскетбол, футбол, шахмат һәм шашка буенча әзерлек алып барыла. Тиешле юнәлешләр буенча өстәмә белем бирү педагоглары Рәис Бикушев, Геннадий Горбунов, Алексей Никитин чыгыш ясадылар.
– Өстәмә гомуми белем бирү гомуми үсеш программасының максаты балаларга рухи-әхлакый, патриотик физик һәм хезмәт тәрбиясе бирүне тәэмин итүне күздә тота, димәк, ул конкретлык, чынбарлык принципларына нигезләнергә тиеш, – дип билгеләп үтте йомгаклау сүзендә Алмаз Мингулов. – Сезнең чыгышлардан күренгәнчә, үзәк коллективы аны эшләгәндә шушы принциплардан чыгып эш итәргә тырыша. Физкультура-спорт юнәлешендәге эшчәнлеккә килгәндә, аның укучыларны физик яктан камилләштерүгә генә түгел, ә бәлки, иң мөһиме, аларны сәламәт яшәү рәвешенә тартуга, шулай ук милләтнең спорт резервын тәрбияләүгә дә ярдәм итүен билгеләп үтәргә кирәк.
Башкарма комитет җитәкчесе үз юнәлешләрен үстерүгә зур өлеш керткән педагогларга өстәмә грамота тапшырды. Бүләкләргә Рәис Бикушев (Иске Ибрай урта мәктәбе), Владислав Мулеев (Иске Тимошкино урта мәктәбе), Геннадий Горбунов (2 нче мәктәп), Анатолий Охотников (Савгач урта мәктәбе) лаек булдылар.
Киңәшмәдә район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин, муниципаль район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллина катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев