Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Район җитәкчесе булачак инженерлар белән очрашты

Алмаз Мингулов Аксубай 3нче мәктәбенең инжиниринг-сыйныфында дәрестә булды

Унынчы сыйныф укучылары – булачак архитекторлар, төзүчеләр, сметчиклар, энергетиклар, IT-белгечләр, икътисадчылар математика һәм физикада тәҗрибәләр күрсәттеләр. Укытучы Марина Пикмуллинаның сорауларына җавап биреп, мәсәлән, ни өчен йортлар төзегәндә гадәти канализация люгын квадрат түгел,ә түгәрәк итеп ясыйлар, гади исәпләүләр юлы белән алар, болай эшләгәндә, беренчедән люк басылмый, икенчедән төзелеш материалын экономить итәргә мөмкинлек бирә, дигән нәтиҗәгә килделәр.

Балалар шулай ук Мебиус тасмасының төзелеш процессында өстенлекләрен санап чыктылар.

– Мебиус тасмасының үзгәрешсез үзлекләре хәтта өзлексез деформацияләнгәндә дә – сузылганда, кысылганда һәм бөгелгәндә дә төзелешнең бөтенлеген сакларга мөмкинлек бирә, – дигән нәтиҗәгә килделәр булачак инженерлар.

Дәреснең икенче өлеше физикага багышланды. Укытучы Наталия Купорованың лимонның гастрономиядән башка нәрсә белән файдалы дигән соравына укучылар, бердәм рәвештә бу җимеш кирәк булганда электролит сыйфатында хезмәт итә ала һәм көчсез булса да, электр тогы бирә ала, дип җавап бирделәр. Балалар шунда ук лимонга куелган плюс һәм минуслы бакыр һәм цинк пластиналар заряд биргән тәҗрибә күрсәттеләр.

– Мин сезнең күзләрегезнең балкуын, сезгә булачак һөнәрнең кызыклы булуын күрәм, – дип мөрәҗәгать итте дәрес ахырында район җитәкчесе укучыларга Алмаз Мингулов. – Хәзерге заман мәгариф тармагы булачак югары квалификацияле кадрлар формалаштыру бурычын куя. Инженерлык сыйныфы сезнең өчен фән һәм техника дөньясына тирәнрәк чуму, кирәкле күнекмәләрне үстерү һәм булачак һөнәргә әзерләнү өчен бик яхшы мөмкинлек. Инженер – ул төрле яклы һөнәр. Кемдер идея бирә, кемдер аның буенча проект төзи, өченчесе бу проектны гамәлгә ашыра. Мин сезнең практикада теоретик белемнәрне куллана, тәҗрибәләр үткәрә алуыгызны күрәм. Киләчәктә техник проектлар булдырырга һәм төрле инструментлар һәм материаллар белән эшләргә өйрәнерсез. Мин үз ягымнан сезгә һөнәр үзләштерүдә ярдәм итә алам. Кирәк булганда белгечләрне чакырырга, төрле юнәлештәге предприятиеләргә экскурсияләр оештырырга. Бу сезгә булачак һөнәри мохиткә тирәнрәк чумарга мөмкинлек бирәчәк. Бүген сез инженерия һәм технологияләр өлкәсендә техник вузларга һәм булачак карьерага керергә әзерләнәсез. Сезне белем алу буенча үз идеяләрегезне һәм проектларыгызны туган җирегездә, районыбыз иминлеге өчен тормышка ашырырга чакырасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев