Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Район авыл мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучысы республика олимпиадасыннан призер булып кайтты

Жюри Иске Ибрай урта мәктәбе укучысының белемен лаеклы бәяләде

2024 елның 16-18 гыйнвар көннәрендә «Дуслык» мәгариф үзәге базасында узган физика буенча йомгаклау олимпиадасы нәтиҗәләре буенча Айсылу Сафиуллина призер дипломына лаек булды. Айсылуның остазы – физика укытучысы Шамил Мотыйгуллин.

Олимпиада катнашучыларын К(П) ФУ профессоры, физика-математика фәннәре докторы Илгиз Галиев җитәкчелегендә составында «Казан (Идел буе) федераль университеты» ВО ФГАОУ һәм «А.Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренүләр техник университеты – КАИ» ВО ФГБОУ профессор-мөгаллимнәре булган мәртәбәле жюри бәя бирде.

Олимпиадада республиканың 38 муниципаль районыннан 148 гомуми белем бирү мәктәбе катнашты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев