Мәктәпне тәмамлаучыларны вузларга кергәндә үзгәрешләр көтә
Югары уку йортларына профильле белгечлекләргә керә торган абитуриентлар беренче тапкыр тиешле фәннәр буенча имтиханнар тапшырачак.
Брифингта мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр иткәнчә, хәзер, инженерлык белгечлекләрен сайлаганда абитуриент, элеккечә җәмгыять белеменнән түгел, ә сайланган юнәлешкә туры килгән фәннән имтихан тапшырачак. Әгәр ул химик булырга тели икән, димәк, ул химияне белергә тиеш. Физик буласы килсә, физиканы белергә тиеш. «Быел катгыйлык бик җитди, ә бер елдан тагын да җитдирәк булачак», – дип ассызыклады министр.
Аттестат алу өчен 11нче сыйныф укучыларына рус теле һәм математикадан БДИ яки ДЧИ (дәүләт чыгарылыш имтиханын) тапшырырга кирәк.
– Югары уку йортына барлык белгечлекләргә һәм юнәлешләргә керү өчен рус теле буенча БДИның – беренче номерлы керү сынавы, – дип ассызыклады ул. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы вузга кергәндә профильле дәрәҗәдәге математика буенча БДИ нәтиҗәләре исәпкә алынуын искәртте. «База математикасы кереш сынау түгел», – дип билгеләп үтте ул.
Максатчан юнәлеш буенча керүчеләр өчен быел, министр сүзләренчә, индивидуаль казанышлар өчен баллар саны арттырылган. Шулай итеп, максатчан белем бирүгә заказ бирүчеләр уздырган һөнәри юнәлешле чаралар өчен өстәмә биш баллны да кертеп, 15 баллга кадәр алырга мөмкин.
«Гомуми индивидуаль казанышларны исәпкә алу тәртибе, шул исәптән гомуми индивидуаль казанышлар өчен түләнә торган баллар саны уку йорты тарафыннан мөстәкыйль билгеләнә», – дип белдерде Һадиуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев