Мәктәпне тәмамлаучылар туя үсентеләре утырттылар
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Мәктәпне тәмамлаучылар туя үсентеләре утырттылар

Г.Г. Романов исемендәге Кәкре Күл мәктәбенең элеккеге чыгарылыш укучылары соңгы кыңгырау бәйрәме уңаеннан мәктәп яны территориясендә туялар утырттылар.

Мәктәпнең үз традицияләре бар һәм шуларның берсе – чыгарылыш укучылары тарафыннан мәктәп яны паркында яңа үсентеләр утырту.

Быел да алар бу күркәм традициягә тугры калдылар – мәктәпне тәмамлауның 30 еллыгы уңаеннан “Хәтер бакчасы” акциясенә кушылдылар.

Мәктәп яны бакчасы ел саен яңа үсентеләр белән тулылана бара, һәм бу өлешчә укучылар ярдәмендә гамәлгә аша.


Нет комментариев