Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Мәктәп яны лагерьларында ябылу тантанасы булды

Аксубай районының ял лагерьларында савыктыру сменасы тәмамланды.

Бөтен смена дәвамында аларда тормыш кайнады. Һәр көн кабатланмас кызыклы чаралар белән тулы булды. Тәрбия эше план нигезендә алып барылды. Чаралар төрле эшчәнлек төрләре: отрядлар арасында спорт һәм интеллектуаль ярышлар, бәйгеләр һәм эстафеталар, йөреп кайтулар, табигатькә сәяхәтләр белән үрелеп барды.

“Куркынычсыз каникуллар” программасы, экстремизмга һәм террорчылыкка каршы торуның комплекслы планын, шулай ук “ТРда коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы кысаларында куркынычсызлык буенча дәресләр аерым блок булып узды.

Дәресләрдә, профилактик әңгәмәләрдә, квестларны, викториналарны һәм уен чараларын оештыруда бөтен смена дәвамында коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча район башлыгы ярдәмчесе Эльмира Крайнова, киңәшчеләрнең муниципаль координаторы Наталия Хәйруллина, ПДН инспекторы Фоат Абдуллин, православие рухание Антон Рыбочкин, “ФОРПОСТ” вәкиле Надежда Ким, “Беренчеләр хәрәкәте” җитәкчесе Светлана Башатова составында муниципаль тәрбия командасы актив катнашты.

erid: 2Vtzqw6pLty

Төрле формалар буенча да, эчтәлеге буенча да эшне оештырып, тәрбиячеләр балаларны гармонияле үстерү һәм сәламәтләндерү өчен барлык шартларны да тудырдылар.

– Ләкин иң мөһиме шул, без ял итүчеләрне куркынычсызлык белән тәэмин иттек, – ди тәрбия буенча муниципаль куратор Наталия Хәйруллина. – Лагерь сменасында бер генә гадәттән тыш хәлгә дә, бәхетсезлек очрагына да юл куелмады. Балалар дус булырга, әйләнә-тирә мохит, табигать турында кайгыртырга өйрәнделәр, бу кече һәм зур Ватанга мәхәббәт нигезе булып тора. Эшләргә, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәнделәр, төрле спорт төрләре белән мавыктылар.

Лагерьда үткәргән көннәр балаларга бик күп шатлыклы минутлар китереп, аларның күңелләрендә озакка уелып калыр дип ышанабыз.

Фотолар мәгариф бүлеге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев