Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Максатка ирешергә өйрәнәләр

Григорий Романов исемендәге Кәкре Күл төп мәктәбенең 4 сыйныф укучылары Станислав Коннов һәм Ксения Чубурова республика бәйгесендә катнашып, үз алларына “Тизрәк Алабугага, музейга” дигән максат куйдылар.

Һәм куйган максатларына ирештеләр дә – Ксения һәм Станислав, җиңүчеләр буларак, Алабугага чакыру алдылар.

2 мартта Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында Н.А. Дурованың 240 еллыгына багышланган «Аларның исемнәре Россия данын тәшкил итте» XII Республика фәнни-гамәли конференциясе узды.

Конференция эше алты тематик секция буенча оештырылды. “Тизрәк Алабугага, музейга!” секциясе җиңүчеләре булган Ксения һәм Станиславны дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр.

Укучылар һәм аларны озатып йөрүчеләр Алабуга буйлап музейларга бару белән күзәтү экскурсиясе кылдылар һәм сәфәрдән бик канәгать калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев