Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Мәгариф учреждениеләре яуланган грант проектларын гамәлгә ашыруга керештеләр

В.Г. Тимирясов исемендәге Аксубай 1нче мәктәбе һәм «Радуга» балалар бакчасы Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен һәм мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән проектларны гамәлгә ашыра.

Аксубайның 1нче урта мәктәбендә гамәлгә ашырылучы «Туган тел – ата-бабаларның акыл хәзинәсе һәм мирасы» проекты белем бирү учреждениесендә этномәдәни мохит булдыруны күздә тота. Бу телләрне һәм этномәдәни хәтерне саклауга ярдәм итә.

Проектны гамәлгә ашыру барышында Грант чаралары (500 мең сум) районда яшәүче өч халыкның милли костюмнарын (балалар һәм өлкәннәр өчен) сатып алуга файдаланылган. Грант акчаларына пьесаларны театральләштерү өчен декорацияләр, «Туфан дәвамчылары» клубы әгъзаларының әкиятләр, мәсәлләр һәм шигырьләр җыентыгын бастыру өчен җиһазлар, шулай ук принтерлар, укучыларның проект эшләре өчен күпфункцияле җайланма һәм ламинатор сатып алганнар.

Боларның барысы да укучыларга халыклар тормышыннан һәм көнкүрешеннән күп кенә кызыклы нәрсәләр, аларның кабатланмас гореф-гадәтләрен һәм йолаларын, киемнәрен, мәдәниятен һәм милли аш-су үзенчәлекләрен күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.

– Безнең балалар бакчасында гамәлгә ашырыла торган «Тел, йолалар, мәдәният – Татарстанның байлыгы» проекты, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга төрле милли мәдәният дөньясын ачарга ярдәм итәчәк. Проект бер учреждениедә бер-берсе белән янәшә яшәүче һәм бер төркемдә тәрбияләнүче милләтләрнең мәдәни аерымлыкларына уңай караш тәрбияләүгә ярдәм итәргә чакырылган, – ди «Радуга» мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе мөдире Гөлназ Гайфуллина.

Балалар бакчасында проектны гамәлгә ашыру процессында Грант акчасы җиде халыкның (татар, рус, чуаш, башкорт, удмурт һәм мари) милли киемнәрен, тавыш җайланмасы комплектын, халык әкиятләре персонажлары костюмнарын, балалар нәфис әдәбиятын һәм тиешле тематика буенча өстәл уеннарын сатып алуга тотылган.

Туган телләрне саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән проектлар яшь гражданнарда патриотик хисләр тәрбияләүдә бәя биреп бетергесез ярдәм булып тора.

Һәм монда төп шарт булып бер республикада, районда, авылда яшәүче халыкларга карата ихтирамлы мөнәсәбәт тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев