Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Карасу мәктәбе укучысы махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен посылка җыйган

Дүртенче сыйныф укучысы Азалия Хөснетдинова туган көнендә бүләк ителгән акчаны авылдашлары өчен татлы ризыклар сатып алуга тоткан.

Укытучылар сүзләренә караганда, әти-әнисе аңа волонтерлар белән чираттагы гуманитар ярдәм посылкасын җибәрүдә ярдәм итәргә вәгъдә иткән.

Мәктәптә укучының бу гамәленә гаҗәпләнмәгәннәр. Азалия, педагоглар сүзләренчә, әйләнә-тирәдәге хәлләргә битараф калмый һәм кемгә дә булса булышырга кирәк икән, беренче булып ярдәмгә ашыга.

– Азалияне ЮИД отрядында да хөрмәт итәләр, – ди юл хәрәкәте инспекторлары җитәкчесе, инглиз теле укытучысы Гөлнара Минхәйдарова. – Укучылар Азалиянең игелекле гамәле белән горурланалар. Бүген барысы да командир итеп нәкъ менә аны сайлауларына ихластан инандылар.

Мәктәп җитәкчелегендә билгеләп үтүләренчә, Азалиянең җәмгыятьтә, илдә барган вакыйгаларга битараф булмау үрнәген алырлык кешеләре бар. Карасу авылында кызның әти-әнисен – Газинур Вәлитдин улын һәм Альбина Марат кызын мәктәпкә, авылдашларга ярдәмгә килергә әзер торган ачык кешеләр буларак беләләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев