Кәкре Күл мәктәбенең ике укучысы Республика олимпиадасы дипломы белән бүләкләнде
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Кәкре Күл мәктәбенең ике укучысы Республика олимпиадасы дипломы белән бүләкләнде

Наталья Купцова укучылары Татарстан тарихы буенча Республика олимпиадасыннан призерлар булып кайттылар.

Унынчы сыйныф укучысы Анна Башатова һәм 9 сыйныф укучысы Анастасия Егорова Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча төпле белемнәрен күрсәттеләр.

Анна республиканың унынчы сыйныф укучылары арасында – икенче нәтиҗә күрсәтте, Анастасия дә шулай ук яшьтәшләренең яртысыннан артыгыннан өстен булды.

–Бу – кызларның көндәлек тырыш хезмәте нәтиҗәсе, – дип билгеләп үтте интеллектуаль ярышлардан кайткач педагог-остаз, мәктәп директоры Наталия Купцова. – Бу теләсә кайсы хезмәтнең лаеклы рәвештә бүләкләнүенә тагын бер дәлил булды.


Нет комментариев