Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Кәкре Күл мәктәбе тәрбияләнүчеләре кошлар турында кайгырталар

Алар безнең якларда кышлаучы кошлар турында даими кайгырттылар, үз куллары белән ясалган җимлекләргә ризык салып тордылар.

Ләкин бу җылы язгы көннәрдә дә укучылар кошларны игътибар үзәгеннән югалтмыйлар. Кар эреп, җир ачылып килсә дә, кошлар үзләренә ризык таба алмыйлар әле.

– Балалар орнитологларның киңәшләреннән күп кенә кошларның хәзер дә кеше ярдәменә мохтаҗ икәнен беләләр, – диләр сыйныф җитәкчеләре.

Аларны беренче бөҗәкләр пәйда булганчы, апрель уртасына кадәр тукландырырга кирәк. Балалар аларга төрле җим, ярмалар сибәргә тырышалар. Югары сыйныф укучылары яңа сыерчык оялары ясыйлар һәм искеләрен ремонтлыйлар.

Туган почмак турында кайгыртудан туган илгә мәхәббәт туа, дип саныйлар Герой исемен йөртүче мәктәптә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев