Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Кәкре Күл мәктәбе мәйданчыгында тел укытучылары семинары узды

Кәкре Күл урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучыларының семинар-практикумы узды

Чара темасы имтиханнарга әзерлек вакытында сынау эшләрен куллану булды.

Семинар Тарих клубы катнашучыларының чыгышлары белән башланып китте. Советлар Союзы герое Григорий Григорьевич Романов исемен йөрткән мәктәп укучылары аның батырлыгы турында сөйләделәр.

Укытучылар Светлана Ильина һәм Татьяна Крайнова 5 сыйныфта – рус теле буенча, 9 сыйныфта әдәбият буенча ачык дәресләр күрсәттеләр.

Дәресләрне анализлау тәмамлангач, “түгәрәк өстәл” артында алар укучыларның танып белү эшчәнлеген үстерү буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

Район методика берләшмәсе җитәкчесе Флера Вафина, хезмәттәшләренә БДИ формасында сынау эшләрен тәкъдим итеп, проблемаларга тукталды. Районның әйдәп баручы мөгаллиме шулай ук укучыларны рус теле буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү буенча да киңәшләр бирде.

Семинар рус теле атналыгында узганга, катнашучылар Крыловның мәсәлен укучылар декламациясендә рәхәтләнеп тыңладылар.

Фән атналыгы кысаларында, патриотик тәрбия элементы буларак, сугыш темасына багышланган җырлар бәйгесе узды.

Мөгаллимнәр чарада жюри әгъзалары буларак та, тамашачылар буларак та катнаштылар.

Фото: мәгариф бүлеге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев