Мәктәптән тыш эшләр үзәге мәйданчыгында узган бәйгедә ун мәктәп укучысы катнашты.
2000 елдан алып уздырылган «Татарстан варислары берлеге» проектының район этабында катнашучылар иң яхшы вожатый исеме өчен көч сынашты.
Гран-прига Аксубай 2нче мәктәбенең сигезенче сыйныф укучысы Ангелина Шишкова лаек булды.
Составында тәрбия буенча муниципаль куратор Наталия Хәйруллина да булган жюри Г.Г. Романов исемендәге Кәкре Күл мәктәбе укучысы Надежда Борисовага 1 урын бирде.
Икенче урында В.Г. Тмирясов исемендәге Аксубай мәктәбе укучысы Алиса Безрукова, өченчедә – В.Ф. Тарасов исемендәге Иске Мокшино мәктәбе укучысы Есения Андриянова.
Нет комментариев