Иске Тимошкино мәктәбе укучылары «Беренчеләр күнегүләре» акциясендә катнаштылар
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Иске Тимошкино мәктәбе укучылары «Беренчеләр күнегүләре» акциясендә катнаштылар

7 апрельдә Россиядә Сәламәтлек көне билгеләп үтелә.

Бу дата алдыннан Иске Тимошкино мәктәбе «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары оештырган «Беренчеләр күнегүләре» бөтенроссия акциясенә кушылды. Чара сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга, шулай ук авыруларны профилактикалауга һәм зарарлы гадәтләрдән баш тартуга юнәлдерелгән. 7– 9 сыйныфлар укучылары, бергәләп физик күнегүләр ясар өчен мәктәп мәйданчыгына җыелдылар. Балалар акцияне оештыручылар белән күнегүләрне кабатладылар, уңай һәм яхшы кәеф алдылар. Күнегүләр тәмамлангач, һәркем үзендә дәрт һәм көч өстәлүен сизде, ә иң мөһиме – үз сәламәтлегең турында кайгыртуның җиңел һәм мавыктыргыч булуын аңлады.

Фото “Беренчеләр хәрәкәте” архивыннан.


Нет комментариев