Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Иске Ильдеряк мәктәбе укучылары табигатьне һәм кошларны бергәләп саклый

1 апрельдә Иске Ильдеряк урта гомуми белем бирү мәктәбендә Халыкара кошлар көне узды, ул табигатьнең аерылгысыз өлеше булган канатлы дусларга багышланды.

Бу көнне бөтен дөньяда кошларны һәм аларның яшәү шартларын саклау мөһимлеге билгеләп үтелә. Мәктәптә бу көнне игътибарсыз калдырмадылар, һәм бу бәйрәм уңаеннан «Кошларга ярдәм ит» акциясе башланды.

Балалар әти-әниләре белән бергә кошлар өчен оялар төзүдә актив катнаштылар. Кайбер укучылар канатлы дусларын рәсемнәрдә сурәтләделәр.

«Кошларга ярдәм ит» акциясе кошлар турында кайгыртуны күрсәтү генә түгел, ә балаларны һәм аларның әти-әниләрен табигатьне саклау кебек мөһим эшкә җәлеп итү өчен дә бик яхшы ысул булды.

Акциягә кызыксыну шулкадәр зур булган ки, аны атна ахырына кадәр озайтканнар. Ә атна ахырында аның нәтиҗәләрен чыгардылар. Э.Зольников, В.Морозов, А.Галкин, Д.Купоров җиңүчеләр булдылар. М.Васюткина, А.Зольникова, В.Пикушев һәм Я.Ижутов “оригинальлек” номинациясендә призерлар булдылар. К.Жарков, П.Жаркова, А.Ныров грамоталар һәм истәлекле бүләкләр алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев