Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Иске Ибрай урта гомуми белем бирү мәктәбендә идарә ителә торган роботлар ярышы узды

«Мәгариф» милли проектының «Үсеш ноктасы» үзәкләре белән элемтәсе кысаларында Иске Ибрай урта гомуми белем бирү мәктәбендә Космонавтика көненә багышланган белем бирү оешмалары укучылары арасында район чарасы узды.

Биредә Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры А.В. Егоров һәм директор урынбасары В.Л. Краснова катнашты.

Анда Иске Ибрай урта гомуми белем бирү мәктәбе, Яңа Ибрай урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм Иске Кыязлы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары командалары катнашты.

Укучылар өстәмә белем бирү педагогы Л.М. Минигулова җитәкчелегендә «VEX IQ модельләрен конструкциялибез» уен-бәйгесендә; шулай ук өстәмә белем бирү педагоглары Л.М.

Минигулова һәм Я.Г. Сафиуллин үткәргән идарә ителә торган роботлар яршларында; Л.М. Минигулова җитәкчелегендә Matatalab роботы белән мини-пректлар төзүдә; Д.М. Сәйфуллин җитәкчелегендә шашка һәм шахмат буенча ярышларда катнаштылар.

Командалар ярышларның барлык биремнәрен дә зур кызыксыну белән үттеләр.

Чара бала шәхесенең иҗади потенциалын ачу, үз-үзеңне үстерүгә этәрү, командада эшләү өчен шартлар тудырды.

Ярышларга нәтиҗәләр ясалганнан соң грамоталар һәм истәлекле призлар тапшырылды. Беренче урынны Иске Ибрай мәктәбе командасы, икенче урынны Иске Кыязлы мәктәбе командасы, өченче урынны Яңа Ибрай мәктәбе командасы алды.

Чара барлык катнашучылар өчен уңышлы һәм илһамлы булды, иҗади һәм командада эшләү күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итте.

Фото: Иске Ибрай мәктәбе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев