Иске Ибрай мәктәбендә Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үттеләр
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Иске Ибрай мәктәбендә Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үттеләр

Мәктәптә яз бәйрәме – Нәүрүз милли уеннар, күңел ачулар белән үтте.

– Мәктәп укучыларында Ватанга мәхәббәт хисләре тәрбияләү әйләнә-тирә мохиттән башлана, – дип сөйли директор киңәшчесе Миләүшә Хәсәнова. – Һәм бу мөһим эштә патриотизм тәрбияләү элементы булып гасырлар тирәнлегеннән килгән милли бәйрәмнәр тора. – Нәүрүз бәйрәме Көнчыгышның күпсанлы халыкларын берләштергән. Чөнки ул – табигатьнең яңаруы, хезмәт кешеләре бәйрәме, табигать гимны.

Укучылар бәйрәмгә инициатива, зур җаваплылык белән әзерләнделәр. Күңелле тамаша барышында хәтта Нәүрүзбикәнең Кыш бабай белән очрашуы да булды.


Нет комментариев